Татарстанда уртача хезмәт хакы беләсезме ничә меңгә җиткән?

Республикада узган елның гыйнвар – октябрь айларында уртача хезмәт хакы, алдагы елның шушы ук чорындагыга караганда 16,6 процентка үсеп, 50287,7 сум тәшкил иткән.

Быел да акчаның артуы көтелә. Россия дәрәҗәсендә хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турында карар кабул ителде чөнки. Быел 1 гыйнвардан аның күләме – 16242 сум. Татарстанда, бюджеттан тыш секторда эшләүчеләр өчен минималь эш хакы, өчъяклы килешү нигезендә, 19565 сум күләмендә билгеләнде.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә  караганда, иң күп акча файдалы казылма чыгару тармагында (уртача 78155 сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә (76245 сум) түләнелә. Ә иң аз хезмәт хакы, элеккечә үк, кунакханә хуҗалыгында, җәмәгать туклануы оешмаларында (икесендә дә – 32,5 мең сум), күчемсез милек белән алыш-бирешләрне теркәү өлкәсендә (34,3 мең сум).

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103260/

Бәйле