Николай Дроздов реанимациягә эләккән

Биология фәннәре докторы, танылган телевидение алып баручысы Николай Дроздов урамда егылганнан соң реанимациягә эләккән. Инцидент 85 яшьлек телевидение алып баручысы МДУга эштән кайтканда булган. Нәтиҗәдә аны кабыргаларының күп санлы сынулары белән хастаханәгә салалар. Булган хәлнең нечкәлекләре турында Дроздовның дусты рәссам Константин Мирошник сөйләде.

«Табиблар аның сигез кабыргасының сынуын теркәгән. Бу атна бик авыр булды, Николай Николаевичны көчле авыртулар газаплый иде. Аңа хәлне җиңеләйтү өчен даими рәвештә укол ясыйлар. Ул молодец, күңелсезләнми», — дип аның сүзләрен китерә МК.

Күптән түгел телевидение алып баручысын реанимациядән аерым палатага күчергәннәр. Мирошник сүзләренчә, Дроздов артыннан хастаханәдә медицина персоналы яхшы күзәтә. Табиблар һипсны әлегә салдырмыйлар. Рәссам ассызыклаганча, Дроздов — батыр кеше, ул монда да оптимизмны югалтмый.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103456/

Бәйле