Татарстан халкы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашты

-- Лейла

30 гыйнварда Татарстан башкаласында Татарстанның атказанган табибы, республика сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков белән хушлаштылар.

Хушлашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко килгән.

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы. 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

ТНВ

Бәйле