Казанда бер хатынны урамда чүкеч белән үтергәнче кыйнаган ирне кулга алганнар

-- Лейла

Гаепләнүче кредит компаниясе хезмәткәре белән низагка кергән һәм  шуның өчен аны «акылга утыртмакчы» булган.

Полицейскийлар 26 гыйнварда Казанның Краснокакшайская урамында хатын-кызга һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаган. Ул Марий Эл кешесе булып чыккан.

Тикшерү фаразы буенча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче һәм аның белән яшәүче хатын Казанның кредит оешмаларының берсенә мөрәҗәгать иткәннәр һәм 100 мең сум кредит алганнар. Тик иргә кредит оешмасының 36 яшьлек хезмәткәренең ничек эшләве ошамаган һәм ул аның белән низагка кергән.

«Шкода Рапид» автомобилендә утырган ир хатынны яшәгән йорты янында сагалап торган һәм чүкеч белән бик каты кыйнаган. Хатын-алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Ир эшен бетергәч, Мари Элга кайтып киткән.

Җинаятьче гаебен танымаган, аны кулга алганнар.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле