Февраль башында нинди һава торышы була беләсезме?

Февраль башында сизелерлек суытачак. 

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, чәршәмбе – 1 февральдә көндез –5…–10 градус салкын булачак. Явым-төшем көтелми. Төнлә –12 градуска кадәр суык, аз гына кар көтелә. Пәнҗешәмбе – 2 февральдән суыта. Көндез –5…–10, төнге сәгатьләрдә –10…–15, урыны белән –20 градус.

Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга, шимбә – 3–4 февральдә Татарстанда болытлы һава саклана. Урыны белән кар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –2…–7 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –7…–12, урыны белән –15 градуска кадәр төшәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103650/

Бәйле