Украинада махсус хәрби операция язмышының кайчан хәл ителәчәген әйткәннәр

Украинадагы конфликтның язмышы апрель урталарыннан да соңга калмыйча хәл ителергә тиеш. Хәрби фәннәр академиясе өлкән фәнни хезмәткәре Владимир Прохватилов шундый фикер әйткән.

Аның сүзләренә караганда, язын генераль һөҗүм һәм контрһөҗүм булачак. Белгеч аңлатып үткәнчә, Россия кораллы көчләре яңа әзерләнгән Украина хәрбиләрен “тышаулый” алса, аларның барысы да, бернигә өметләнә алмыйча, бик тиз качып бетәчәк.

Прохватилов бүгенге хәрби хәрәкәтләрне, Россия Кораллы көчләренең берникадәр өстенлеге белән баручы “позицион сугыш”, дип бәяләгән. Ул махсус хәрби операциядәге борылыш турында сөйләргә әлегә иртәрәк булуын басым ясап әйткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103593/

Бәйле