Февральдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Айлык акчалата түләүләр һәм ана капиталы арта, хәрбиләргә кирәк булмаган фатирларны ташламалардан файдаланучыларга бирү рөхсәт ителә. Февраль ае тагын нинди мөһим үзгәрешләр алып килә?

Түләүләр һәм пособиеләр күләме арта. 1 февральдән мөһим социаль пособиеләр, шул исәптән айлык акчалата түләү (ЕДВ) күләме 11,6%ка үсә. Исегезгә төшерәбез: ЕДВ Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга һ.б. бирелә. Моннан тыш 40тан артыграк компенсация һәм пособие күләме индексацияләнә. Әйтик, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие (20,4 мең сумнан 22,9 мең сумга җитә), бала карау өчен айлык пособие (минималь күләме 7679 сумнан 8591 сумга җитә), ана капиталы күләме арта. Ана капиталы беренче балага алынмаган булса, икенчесе туганда 775,6 мең сум (моңа кадәр 693,1 мең сум булган) биреләчәк. Ә инде беренче балага алынган очракта – 188,7 мең сум (168,6 мең сум булган).

 Көнбатыш илләре тарафыннан нефть бәясенең чик күләмен кертүгә җавап чаралары “эшли” башлаячак. Президентның бу җәһәттән имзаланган Указында, контрактта турыдан-туры яки читләтеп чик бәя куллану күздә тотылган очракта, чит илләргә Россия нефтен, нефть продуктларын сатуның тыелуы каралган.

 Интернетның начар эшләве өчен штрафка тарта башлаячаклар. Мондый очракларда элемтә операторлары, технологик челтәр хуҗалары җавапка тартылачак. Штраф күләмнәре болайрак: вазыйфаи затларга – 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләр – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

 Запастагы хәрбиләр өчен тәгаенләнеп тә, моңарчы буш торган торакны ташламалардан файдаланучыларга бирү рөхсәт ителә. Мондый закон 4 февральдән үз көченә керә. Моңа кадәр хәрбигә билгеләнгән торак, әйтик, милекченең вафат булуы, торактан баш тартуы яки башка җиргә күченүе сәбәпле, буш торган. Төбәкләр аны үз хисабына тоткан, торакны мохтаҗларга тапшыру тыелган. Менә хәзер мондый фатирларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларның гаиләләре әгъзалары, Чернобыль АЭСындагы фаҗиганең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүчеләр, инвалид балалы гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына бирергә мөмкин булачак.

 Яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә 28 февральдән яңа препаратлар кертелә. Болар – “Рамиприл” (йөрәк авыруыннан), “Цефотаксим+сульбактам” (бактерияләргә каршы), “Пэгаспаргаза” (балаларда лейкоз авыруын дәвалау өчен) һ.б. Шул ук вакытта “Мельдоний” исемлектән төшереп калдырылган. Исемлек дару бәяләрен дәүләт тарафыннан көйләү, ташламалардан файдаланучыларның аларны бушлай алуы өчен төзелә. Хәзерге вакытта аңа 800дән артыграк дару керә. Алар арасында – яман шеш авыруларыннан, шикәр чире, бронхиаль астма, В гепатитыннан препаратлар.

 Дәүләт хезмәтләре порталына логин һәм пароль белән генә түгел, ә бердәм биометрия системасы (ЕБС) белән керү мөмкинлеге дә пәйда булачак. Бу – ихтыяри гамәл. ЕБСда теге яки бу банк бүлегендә теркәлергә була. Моның өчен банкның клиенты булып тору мәҗбүри түгел. Оешма хезмәткәре сезне фотога төшереп, тавышыгызны яздырачак һәм Дәүләт хезмәтләрендә теркәячәк. Теркәү өчен 5 көнгә кадәр вакыт таләп ителә.

 Салым хезмәте яңача эшли башлый. Хәзерге вакытта салым түләүченең шәхси кабинетына ия булучыларга салым түләү турында хатлар җибәрелми. 1 февральдән, шәхси кабинетка ия булу-булмавыгызга карамастан, салым органыннан хатлар килә башлаячак.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103701/

Бәйле