Пенсия билгеләүдә нинди үзгәрешләр бар?

Татарстанда 1 миллион 122 мең кеше пенсия ала. Узган ел беренче тапкыр  48 мең кешегә пенсия билгеләгәннәр. 2023 ел башыннан иминият пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнде. 1 февральдән барлык төр социаль түләүләр (айлык акчалата түләү, социаль хезмәтләр җыелмасы, ана капиталы) 11,9 процентка артачак. 1 апрельдән исә социаль пенсияләр 3,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин узган ел нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде.

Исегезгә төшеребез үтәбез: быелның 1 гыйнварыннан Россиянең Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондлары берләшеп, бер оешмага әверелде. Социаль фондның Татарстан буенча бүлекчәсе утырышында  бу вакыйга турында сүз күп булды. Җитәкчеләр тынычландыра: борчылырга кирәкми, зыяны булмаячак. Пенсияләр дә, социаль түләүләр дә, пособиеләр дә үзгәрми. Элек ничек булды, шулай дәвам итәчәк. Әле киресенчә, Социаль фонд аша дәүләт ярдәмен алу гадиләшәчәк. Элек берничә документ кирәк булса, хәзер бер гариза белән дә  алып була.

Сүз дә юк, дәүләт ярдәменең күп өлеше бала үстерүче гаиләләргә кагыла. Утырышта быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән универсаль пособие турында сөйләделәр. Билгеле булганча, ул туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә. 1 февральдән исә Ана капиталының да күләме артачак. Мондый акча түләнә башлаганнан бирле республикада аны 386 мең гаилә рәсмиләштергән. Аларның 86 проценты бу акчаны тулысынча тоткан. Аны капиталын күбрәк торак шартларын яхшырту өчен сарыф иткәннәр.

– Пенсия билгеләүдә үзгәрешләр дә бар. Илдә махсус хәрби операция башлангач, анда катнашучыларга пенсияләрне башкача исәпли башлаганнар. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер махсус стажга кертелә.

Утырышта тернәкләндерү чаралары алу хакында сүз булды. 2022 елда физик мөмкинлеге чикле кешеләр 1,3 миллиард сумлык тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителгән. Инде язганыбыз да бар, хәзер кешеләр үзләренә кирәк-яракны электрон сертификат белән ала башлады. Моның өчен гариза язарга, үзеңә тиешле акчаны электрон рәвештә генә кулланырга була. Һәркем кирәкле тернәкләндерү чарасын сайлап ала. Узган ел республикада яшәүче 550 кеше бу хезмәттән файдаланган. Быел исә протезларны электрон сертификат ярдәмендә бирә башлыйлар.

Эдуард Вафин әйтүенчә, шифаханәләрдә дәвалану өчен 210 миллион сум  акча бүлеп бирелгән.

– 7 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгытты, шуларның 805е – инвалид балалар. Бер меңгә якын юллама инвалид балаларны һәм 1 төркем инвалидларны озата баручыларга бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта сәламәтлеген ныгытыр өчен 24 меңнән артык кеше чиратта тора, – диде идарәче.

Электрон дәүләт хезмәтләре хакында да сөйләштеләр. Баксаң,  2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 610 мең дәүләт хезмәтенең 76,2 проценты (465 мең) электрон формада күрсәтелгән. Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге 2022 елда дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 557 меңнән артык гариза кабул иткән, шуларның 490 меңнән артыгы электрон рәвештә алынган, бу барлык гаризаларның 88 процентын тәшкил итә икән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тармак хезмәткәрләренә кешеләрнең документлары белән эшләгәндә  бик төгәл булырга киңәш итте. Әмма сүз башында ул, берләштерелгән ике фонд җитәкчесенә дә рәхмәтен җиткерде.

– Яңа фонд яңа бурычлар куя,– диде ул. –  Шуңа да җирлекләрдә эшләүчеләр дә кирәкле язуларны төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Алар биргән мәгълүматларга таянып эшлисе була бит. Берәү дә пенсия билгеләгәндә, тегеннән-моннан документ, стажын эзләмәсен. Моның бердәм системасын булдырырга кирәк.

Ләйлә Фазлыева эш урыннарында кешеләрнең сәламәтлеген саклауга да тукталды. Ана капиталы алучы, имин булмаган гаиләләрне дә контрольдә тотарга кушты. Кыскасы, эшлисе эшләр күп, әмма башкарылганнары үрнәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103786/

Бәйле