Дәниф Шәрәфетдиновның улы: “Әти сиздерми, әмма хәле яхшы түгел”

Җырчы узган елның декабрь аенда бер күзенә операция ясаткан булган. Улы Динар әйтүенчә, ул бик катлаулы булган. Әлегә алар ике атна саен Казанга барып тикшеренеп торалар икән.

– Әти үзенә кыен булса да, безгә сиздермәскә тырыша. Күзләрең күрмичә яшәү бер дә рәхәт әйбер түгел. Мин аны бик аңлыйм. Шуңа да тизрәк савыксын иде дип телим, – ди Динар.

Дәнифнең әлегә операция ясаган күзендә бернинди үзгәреш юк икән. Табиблар вакыт кирәк, дигәннәр. Җырчы шәүлә һәм яктылык кына күрә.

– Әтиемнең икенче күзенә дә операция кирәк булачак. Ул бик тә бу дөньяны яңадан күрергә хыяллана. Бездә өметне өзмибез. Табиблар да ышандыра, – ди Динар.

Дәниф Шәрәфетдиновка операция һәм тернәкләнү өчен күп акчалар кирәк. Үзләре сорамаса да, нинди генә ярдәмгә дә каршы түгел икәнлекләрен беләбез. Җырчыга күрү бәхетен бергәләп бүләк итсәк иде.

Дәниф абыйга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942
Телефон: 89370423783.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103847/

Бәйле