Февральдән илдә нинди үзгәрешләр кертелә?

-- Лейла

Ана капиталының күләме арта, дәүләт хезмәтләренә биометрик мәгълүмат кертелә, элемтә операторларына штраф салачаклар. Россиядә 1 февралдән шундый яңалыклар көтелә.

Ана капиталының күләме артачак. Беренче бала өчен — 587 мең сумга кадәр, икенчесенә — әгәр дә ул 2020нче елның беренче гыйнварыннан соң туган булса — 775 мең сумга кадәр акча бирү каралган.

Баланы карау буенча пособиенең миниаль күләме сигез мең ярым сумга кадәр җитәчәк. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 23 мең сумга кадәр арта. Чернобль атом электр станциясендәге аварияләр зыянын юк итүдә катнашкан кешеләргә — 3 мең ярым сумга кадәр. Дан ордены кавалерларына, Советлар Союзы һәм Россия геройларына түләүләр күләме — 83 мең ярым сумга кадәр, хезмәт геройларына — 61 мең сумга кадәр арта. 

ТНВ

Бәйле