Татарстанда суыта…

Якынлашып килүче ял көннәрендә Татарстанда аз гына кар көтелә. Көндез һава температурасы –9 градус, төнлә –19 градуска җитәргә мөмкин.

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе – 4–5 февральдә көндез –3…–9, төнлә –7…–14, урыны белән –19 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында – 6–7 февраль көннәрендә кайбер районнарда аз гына кар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –5…–12 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –10…–15, урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Сүз уңаеннан, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты белгече Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, февральнең беренче декадасында һава температурасының нормадан (норма –11 градус чамасы тәшкил итә) 3–4 градуска югарырак булуы көтелә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103962/

Бәйле