«Без сагынып кайттык…»

Бүген Башкортстанга махсус хәрби операция территориясеннән ялга чираттагы хәрби хезмәткәрләр кайтты.

Аларны Уфаның Совет мәйданында туганнары һәм якыннары каршы алды.

«Бэха» исеме астында сугышучы яугир хатыны һәм кечкенә кызын сагынуы турында сөйләгән.

«Сентябрь азагында мобилизация буенча киткәндә кызыма ике яшь ярым иде. Әле ул үзе мине бик сагындым дип әйтергә өлгерде. Бүген барыбызның да күңелендә бәхет һәм шатлык, әлбәттә. Өйгә бик тиз кайттык. Автобуслар уңайлы, һәм Ватанга юл һәрвакыт кыскарак тоела. Кайбер егетләр, ял турында белгәч, хәтта самолетка билет алырга да өлгергән. Аннан соң безгә автобусларны шәхсән Радий Фәритович җибәрүе турында хәбәр иттеләр. Мондый мәсьәләләрдә республика Башлыгының шәхсән үзе катнашуы һәм оператив карарлар кабул итүе бик күңелле. Без бөтен республиканың ярдәмен тоябыз, һәм ул анда, СВО зонасында ярдәм итә. Мин, әлбәттә, сезгә безнең бүлекчәнең кайда икәнлеген әйтә алмыйм, әмма бер нәрсәдә сезне ышандыра алам — без сынатмыйбыз, командалар куйган хәрби бурычларны намус белән үтибез. Без бер-беребезгә ышанабыз, җиңү белән өйгә кайткач, аралашып яшәячәкбез. Алда 10 көн ял, һәм бу бик зур бәхет. Анда үз туганнарыңа һәм якыннарыңа мәхәббәтең турында ешрак әйтергә һәм оялмаска кирәклеген аңлыйсың», — дип үз хисләре белән уртаклашкан «Бэха» позывнойлы сугышчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-02-02/bez-sagynyp-kayttyk-3127950

Бәйле