Бер хатын яңа туган игезәк кызларын урамда тартмага салып калдырып киткән

Хатын йөклелек буенча исәптә тормаган һәм балаларын өйдә тапкан.

Мордовиядә хокук саклау органнары Краснослободск урамындагы ике яңа туган кызны тартмага ташлаган хатынны тоткарлаган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Хәбәрдә өч баласы булган Мордовия районнарының берсендә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызның йөклелек буенча исәптә тормавы һәм өй шартларында бала табуы әйтелә. Аннары ул туганына, кызларын калдырыр өчен, аны балалар белән берәр торак пункка алып барырга кушкан.

Тоткарланган хатын балаларның әниләре булуын раслаган. Аның сүзләре буенча, кызларны ул иреннәр түгел, ә башка кешедән тапкан.
Хәзер балаларның тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый, чөнки аларны тиз тапканнар һәм вакытында хастаханәгә китергәннәр.

«Куркыныч астында калдыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/103992/

Бәйле