Кичә татар эстрадасының «энерджайзер»ы Фирдүс Тямаевның туган көне иде.

Фирдүсне яраталар инде. Татарда тагын шундый гади, ихлас, уйлаганын шунда ук әйтә торган җырчы бар микән? Махсус хәрби операция башлангач исә Фирдүс үзен җитди, изге күңелле, ярдәмчел, ватанпәрвәр итеп танытты. Украина тарафына яугирләргә берничә йөк гуманитар ярдәм озатты, бер машина да җибәрде.

Маладис, Фирдүс! Яратабыз, уңышлар теләп калабыз.

Берничә дусты җыелышып, Фирдүскә кыйммәтле сәгать бүләк иткән. Матур пакетка салынган бүләкне: «Фирдүс абый, безне шундый матур җырларың белән гел куандырып тор. Таза-сау бул. Әйбәт кенә киеп йөрергә язсын», – дип тапшырганнар.  Фирдүс кенә: «40 яшьтә нәрсә кидерергә мөмкиннәр? Әллә нәрсәләр уйладым», – дип аптырап киткән. «Памперс түгел», – дип көлешкән дуслары. «Матур «БМВңа утырып, менә шушы матур сәгатьне киеп йөр. Штамповка түгел, оригинал бу», – дип бүләкләрен мактаган. Менә шундый юморной инде ул! Монысы җырчының сайтыннан.

Фирдүс Тямаевны виртуаль дуслары да рәхәтләнеп котлаган.

«Фирдүс, туган көнең белән! Беркайчан үзгәрмә»;

«Туган көнең белән. Февраль малае икәнсең, өстәвенә»;

«Бернинди 40 түгел, койрыгы белән 18 генә» дип тә җибәргәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-03/fird-sk-d-40-tuldy-3129939

Бәйле