Ришат Төхвәтуллин: «Ходай саклады»

 Ришат Төхвәтуллин төркеме Тольятти шәһәрендә булачак концертларына барганда бәлагә очраган.

Аларның аппаратура йөртә торган йөк машиналарында бер чыбык кысылып калып, яна башлаган. Фаҗигане водительнең уяулыгы гына булдырмый калган. Бу хакта Ришат сторисларында яза.

«Йөк машинабыз чак кына янмый калды. Водительләребез вакытында күреп, туктап, сүндерергә җитеште. Транспортировка вакытында аппаратураның кысылып калган бер чыбыгы төтенли башлады. Аппаратурабыз да, машина да яна иде. Чак-чак кына калды, Ходай саклады. Бу безгә бик зур сабак булды. Хәзер, әлбәттә, зур юлларда саграк йөрергә тырашачакбыз. Шулай да, бернигә дә карамастан, без Тольяттида, дуслар», – ди ул.

Юлларда сак булсагыз иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-04/rishat-t-hv-tullin-hoday-saklady-3130142

Бәйле