«Апамның улы шунда…»

Мобилизация дигәннәре Әнвәр Нургалиевны да урап үтмәгән. Аның апасының улы шунда икән.

Бу хакта ул Казанда узган концертында сөйләгән. «Шәһри Казан» сайты концертта яңгыраган кайбер фикерләрне язып чыгарган. Әнвәр түбәндәге темаларга кагылып үткән.

«Соң, дисең микән?” җыры дөньямның астын өскә китерде. Шушы җырым аша шундый артист бар дип белгәнсездер. Бу җыр булмаса, бәлки, Әнвәр Татарстанда күренмәс иде дә. Аның авторларына һәм мине артист итеп таныган тамашачыма рәхмәт әйтәсем килә. Бу җыр миңа тормышта көч бирде”.

“Мобилизация уңаеннан “Озату” дигән яңа җыр яздырдым. Мин бу хакта җырламыйча булдыра алмыйм, чөнки ул күп гаиләгә диярлек кагылды. Хәзерге вакытта апамның улы шунда. Бу җырым яуда булган егетләргә көч бирсен иде. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде”.

“Ир-атларның (яки хатын-кызларның) 70 проценты яратканнарына үз исеме белән түгел, башка сүз белән эндәшә икән. Кыйммәтле тимер, ягъни алтыным, көмешем. 20 проценты җанварлар, кошлар исеме белән эндәшә. Мәсәлән, песием. Ә 10 проценты тәмнүшкәләр исеме белән эндәшә. Алар рәтенә Әнвәр дә керә, чөнки мин тормыш иптәшемә җимешем дип дәшәм”.

“Әти-әниемә шундый тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле мин. Балаларыбызны әти-әни безне тәрбияләгән кебек тәрбияләсәк, бездән дә бәхетле кеше булмас иде. Әниләр исән чакта аларга җылы сүзләр жәлләмәгез”.

“Гастрольләрдә йөргәндә күп кенә авыллар аша узарга туры килә. Заманында шундый матур йортлар булган, ә бүген исә коймалары кыйгайган, бусагаларын тигәнәк баскан. Ә бит монда кайчандыр тормыш гөрләгән, туй, Сабан туе кебек бәйрәмнәрне гөрләтеп уздырганнар. Урам буйлап тузан туздырып балалар йөгереп йөргән. Минем авылым да юкка чыгып бара. Һәрбер адәм баласына туган нигезе кадерле. Йортыбызның гына яме калмады. Әти белән әни исән булганда, “балам кайткан” дип, таягына таянып әни, аның артыннан әкрен генә әти чыга иде. Нигә ешрак кайта алмадым икән? Хәзер алар белән 5-10 минут булса да күрешү өчен бөтен дөньямны бирер идем», — дигән Әнвәр Нургалиев.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-02-05/apamny-uly-shunda-3130833

Бәйле