Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионының ике аягын да кискәннәр

-- Лейла

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, 45 яшьлек Роман Костомаровның ике аяк табанын да ампутацияләгәннәр. Бу хакта ТАСС үз чыганагына таянып хәбәр итә.

Спортчы 10 гыйнварда реанимациягә эләккән. Анда аны медикаментлар белән комага җибәргәннәр һәм ЭКМО аппаратына (үпкә һәм йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә) тоташтырганнар. 24 гыйнварда Романны аппараттан алганнар. Әмма анда сепсис (бөтен организмга инфекция таралу) һәм кан әйләнеше системасында көйсезлекләр сакланып калган.

Хәзер спортчы егет – үз аңында, хәле әкренләп яхшыра. Ул табиблар карамагында калуын дәвам итә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле