Рамзан Кадыйров махсус хәрби операциянең тәмамланачагын әйткән

-- Лейла

Украинада махсус хәрби операция ел азагына кадәр төгәлләнәчәк. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров республиканың милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Әхмәт Дудаев белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Махсус хәрби операция ел азагына кадәр тәмамланачак, ә Европа дәүләтләре үз гамәлләренең дөрес булмавын таныячак. Көнбатыш безнең алга килеп тезләнәчәк һәм Европа дәүләтләре янә барлык өлкәләрдә Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итә башлаячак. Башкача була алмый һәм булмаячак та”, – дигән Кадыйров.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле