Tele2 Татарстанда база станцияләренең 25 процентын модернизацияләде: элемтә тагын да ышанычлырак булып калды

-- Лейла

Tele2, Россия мобиль элемтә операторы, Татарстанда 2022 елда инфраструктураның техник үсешенә йомгаклар ясый. Узган ел мобиль челтәрдә йөкләнгән трафик күләме 15%ка артты. Компания база станцияләренең якынча 25%ын модернизацияләде, җиһазларны яңарту барлык районнар территориясендә, шулай ук республиканың эре торак пунктларында да үткәрелде. Вакытында реновацияләү һәм өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү ярдәмендә челтәрнең сыйдырышлыгы арттырылды, мобиль интернет тизлеге 18%ка үсте. Хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту исә республикада яшәүче 1,8 миллионнан артык кешегә кагылды.

Tele2 белгечләре челтәр инфраструктурасын яңартуны һәм объектларны LTE диапазонына өстәмә җиһазлар белән тәэмин итүне дәвам иттерәләр. Модернизация абонентлар саны арту, челтәргә йөкләнеш динамикасы һәм бер абонентка мобиль интернет тизлеге турындагы мәгълүматлар нигезендә үткәрелә. Tele2 Казанда, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Арча, Алексеевск, Баулы һәм Саба районнарында инфраструктураны көчәйтте инде. 2022 елда Tele2 каплау зонасына Татарстанның 11 районында урнашкан тагын 17 кече торак пункт та кертелде. Шунысы мөһим: элек бу территорияләрдә тотрыклы элемтә һәм югары тизлекле интернет юк иде.

Республикада Tele2 клиентлары мобиль интернеттан активрак файдалана башлады, челтәрдәге трафик елына 15%ка артты. Татарстанда 2022 елда бер абонентка аена 10,5 ГБ интернет туры килгән, бу 2021 ел күрсәткечләренә караганда 25%ка күбрәк дигән сүз.

Андрей Иванов, Tele2 «Волга» макрорегионының техник директоры:

– Интернетсыз бүгенге тормышны күз алдына китерүе бик кыен.  Бердәм порталлар һәм электрон хезмәтләр күп кенә мәсьәләләрне хәл итүне җиңелрәк, тизрәк итте. Хәзерге вакытта безнең төп бурыч – гамәлдәге инфраструктураның тотрыклы эшләвен тәэмин итү, шулай ук халыкка өзлексез элемтә хезмәтләре күрсәтү. Клиентлар саны үсә, күбәя бара, без дә, үз чиратыбызда, гел үсештә булырга тырышабыз һәм челтәр сыйдырышлыгын арттыру өстендә эшлибез.

Бәйле