Әнвәр Нургалиев кызы белән булган бәхетсез хәл турында сөйләгән

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында тормышының тетрәндергеч мизгелләре турында бәян иткән.

Әнвәрнең кызы Элина яшь ярым вакытта үтүк белән кулын пешергән булган.

«Мин ул вакытта концертка әзерләнә идем. Кызым әнисенең үтүкләгәнен күргән. Ул киткән арада гына тотып алырга өлгергән. Без зурга китәр дип уйламаган идек, кирәкле даруларны алып, сөртеп, бәйләп куйган идек. Икенче көнне больницага бардык һәм ике операция ясадылар. Операциядән соң бик авыр булды, минем елаган очраклар да күп булды», — дип сөйләгән җырчы.

Элинага беренче операция уңышсыз булган — пешкән урында кул үсеше начарлана. Икенчесе уңышлы тәмамлана. «Хәзерге вакытта кызым беренче киңәшчем. Ул — төпле, акыллы. Әнисенә дә, абыйсына да киңәшләрен биреп тора», — ди Әнвәр Нургалиев.

ТНВ

Бәйле