Казанда 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланып үлгән

-- Лейла

Өйдә тагын 4 бала булган.

7 февраль кичендә Казанның Зелинский урамындагы шәхси йортларның берсендә 17 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланып үлгән, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Бу вакытта өйдә булган 2008-2015 елгы тагын дүрт бала сөрем газы белән агуланып Республика балалар клиник хастаханәсенә эләккәннәр.

Әлеге факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ТНВ

Бәйле