ТӨРКИЯНЕ ЕЛАМЫЙ КАРАП БУЛМЫЙ: БЕЗ ДӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАБЫЗ! [видео]

-- Лейла

Төркиянең көньягында һәм Сүриядә көчле җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 20296 кешегә кадәр җитте, дип хәбәр итә «Анадолу». Агентлык мәгълүматлары буенча, Төркиядә җир тетрәү вакытында — 17134, Сүриядә 3162 кеше һәлак булган. Төркиянең алты төбәгендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Күрше Сүриядә дә көчле тетрәүләр теркәлгән.

Татарлар, Татарстанлылар да ярдәм җыялар, хәер-сәдака буларак акчалар күчерәләр.

Булдыра алганча булышырга теләүчеләр акчаны Төркиядә булучы Чулпанга күчерә аласыз. 89503119902 сбербанкка беркетелгән.

Бәйле