Анталиядә кыш чыгучы Резедә Миңнегулова: “Таш астында күпме бала”

Җир тетрәүдән соң Төркиядәге халык тагын да ныграк берләште. Читкә китеп кыш чыгучы татарлар да авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә тырыша. Азнакай кызы Резедә дә инде ничә көннәр буена ярдәм җыя. Бүген аның туган көне. Әмма шуңа да карамастан иртәнге ашын да ашамыйча, гуманитар ярдәм илтергә киткән ул. Резедәнең ялга туктаган чагын туры китереп, сөйләшеп алдык.

– Башта җир тетрәгән шәһәрләргә бармакчы идем. Аннары туктап калдым. Мин бик елак. Барысын да йөрәгем аша уздырам. Таш астында калган балаларны күрү аеруча авыр миңа. Ирем хәлемне күреп, анда җибәрмәде. Үзем дә моннан ярдәм оештырып торырга булдым, – ди Резедә. – Монда әйберләр бик күп. Артыгы аунап ята. Кешеләр җәйге киемнәр, туфлиләр җибәрә. Алар кирәк түгел монда. Салкын. Анда кар ява. Кирәксез киемнәрне барыбер чүплеккә генә ташлыйлар.

Резедә үзе җыйган акчага, иң кирәк әйберләрне алам, ди. Анталиядә шунысы бар, ихтыяҗ күп дип кибетләрдә бәяне арттырып куймаганнар. Киресенчә, мөмкин кадәрле ташлама ясыйлар икән. Әмма кибет киштәләре бушаган. Халык бер-берсенә ярдәмләшәргә тырыша.

– Без инде мондагы волонтерлар белән берләшеп, кирәк-яракны кирәк кешеләргә тиешенчә генә алып бирәбез. Ул шәһәрләрнең 90 проценты җимерек. Кешеләрнең күбесе урамда яши. Гаиләләре белән коткарылганнарын Анталия, Аланиягә кунакханәләргә урнаштыралар. Якыннарын югалтканнар шәһәрләрдән беркая да китми. Кайсы палаткада, кайсы учак ягып җылынып яши, – ди Резедә.

Резедә яшерми, аңа бик авыр. Әмма ул елап утырмас өчен, үзен ярдәм итү эшенә багышлаган. Йөрәгең аша уздырма дип язулары да бар икән.

– Ничек инде уздырмыйсың, ди? Берәүләр яшәү өчен көрәшкәндә, икенчеләр җылыга тиенә алмаганда, мин оялам. Җылы өемдә юынып чыгып, җылы түшәккә ятарга да читен. Үземне уңайсыз хәлдә тоям. Әнә шуңа да мин башкаларга ядәм итәргә алындым да инде. Без киләчәктә дә әйберләрне исраф итмичә, кемгә ни кирәген алдан белешеп, ярдәм итәчәкбез, – ди Резедә.

Олы йөрәкле татар кызын без дә туган көне белән котлыйбыз. Игелек җирдә ятмый, изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, дип телибез.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104790/

Бәйле