Фирдус Тямаев бишенче машинасын бүләк итә

Елына өч тапкыр Мальдив утрауларына бармый, ә атна саен Мариуполь, Сватово якларына ярдәм җибәрә. Анда калдырасы машиналарына төяп.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм итә.

Бу хакта ул Азнакай районындагы концерты алдыннан төшерелгән видеоязмада болай сөйли:

— Кызлар алгы сызыктагы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп куйган, исемлек бар. Без атна саен Мариуполь, Сватово якларына йөрибез. Азнакай кызлары әзерләгән ярдәмне сезнең кулларыгызга тапшырырбыз. Кызлар, бу ярдәмне безгә ышанып биргәнегез өчен рәхмәт. Егетләр янына барганда, концерт акчасына ике «Нива» алабыз, бу әйберләрне шуларга төяп озатабыз.

Посылкаларны әзерләүче кызлар, апалар аңа күз яшьләре белән рәхмәт укый. Алар әйтүенчә, посылкалар барысы да догалы, аларны Ходайдан ярдәм сорап, ир-егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуын теләп тутырганнар.

Моңача Фирдүснең алгы сызыкка 3 «Нива» машинасы җибәрүе билгеле иде, хәзер инде алар саны 5кә җитәчәк. Машина сатып алырга акчаны җырчы үз концертлары белән эшләп таба, ярдәм итүчеләр булуы да мәгълүм.

Мондый хәйриячелек белән кайбер башка артистлар да даими шөгыльләнә. Әйтик, Илсөя Бәдретдинованың Уфаның «Россия» медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә бу хакта билгеле булгач, аңа «Күрсәтелгән ярдәмегез бер 50 мең тирәсе бармы?» — дигән сорау яңгырады. «Күпкә күбрәк», — дип кыска гына җавап бирде җырчы һәм башкача бу хакта сүз куертмауны үтенде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-02-10/firdus-tyamaev-bishenche-mashinasyn-b-l-k-it-video-3137345

Бәйле