Гүзәл Уразова тагын бәлагә тарыган

«Урамдагы мусорканы да актарып чыктык», — дип язган ул.

«Бу күлмәк башка юк. Туймазы концертларыннан соң бу күлмәк просто юк булды. Ул гадәттәгечә костюм кофрына эленергә тиеш. Минем концерт дәвамында сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыкты. Туймазы Мәдәният сараеның бер генә эзләмәгән почмагы калмагандыр. Хәтта урамдагы мусорканы да актарып чыктык.

Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм.. Бу күлмәкнең дизайнердан лекалоларын шалтыратып сораган идем. Анда да мистика. Бөтен күлмәкләрнең фотолары, лекалолары сакланган, ә бу күлмәкнеке юк. Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча тегәргә ризалашучылар булмады», — дип язган җырчы.

Алай да Ырынбурда аңа күлмәкне тегеп биргәннәр. Җырчы тегүчеләргә рәхмәт укый.

Гүзәлне кызганучылар да, «Бу күлмәгең барыбер килешми иде. Дөрес урлаганнар», — дип язучылар бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-14/g-z-l-urazova-tagyn-b-lag-tarygan-3141859

Бәйле