Камиләбез Ваня белән йөриме?

Спортчы кыз моңа аңлатма биргән.  

Узган елның ноябрендә Интернетта 17 яшьлек музыкантның 16 яшьлек фигуралы шуучы белән мөнәсәбәтләре турында имеш-мимешләр пәйда булды. Сәбәпсез дә түгел: Ваня Дмитриенко Камилә Вәлиева чыгышларында күп тапкырлар күренде, ә кыз аның клибында төште, анда җырчы сюжет буенча кызга кулын һәм йөрәген тәкъдим итә…

Бервакыт бу парның сәхнә артында җитәкләшеп торганын күргәннәр. Әмма Ваня үзенең шәхси тормышындагы хәлләр турында бераз гына булса да әйткәләсә дә, Камилә бөтенләй дәшмәүне өстен күрде.

Бу көннәрдә спортчы кыз, ниһаять, аны артист белән нәрсә бәйләвен сөйләде.
«Сез дуслар гына, минем аңлавымча?» — дип сорау бирде аңа «Бригада У» тамашасын алып баручы.
«Әйе», — дип кыска гына җавап бирде Камилә һәм Ваняның үзенең аңа клибында төшәргә тәкъдим итүен әйтте.

Кыскасы, әгәр романтика булган икән, ул инде, һичшиксез, юкка чыккан. Күптән түгел Ваня җырчы һәм видеоблогер Саша туташ Айс белән кабат очраша башлавын хәбәр итте.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/millt/2023-02-13/kamil-bez-vanya-bel-n-y-rime-3141376

Бәйле