- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Узган атнада, 6 февральдән 12 февральгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 367 бала — 174 малай һәм 193 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 87 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4790 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Әмир, Мирон, Александр, Алинә, Алиса һәм Варвара булган, ә иң сирәк исемнәр – Гидон, Тагмир, Мирай, Нина, Энара һәм Рисалә.