Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар?

-- Лейла

Узган атнада, 6 февральдән 12 февральгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 367 бала — 174 малай һәм 193 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 87 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4790 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Әмир, Мирон, Александр, Алинә, Алиса һәм Варвара булган, ә иң сирәк исемнәр – Гидон, Тагмир, Мирай, Нина, Энара һәм Рисалә.

ТНВ

Бәйле