Иске орлыкны «уяту» ЫСУЛЛАРЫ

Үзең әзерләгән яки кибеттән сатып алып, кайчангы икәне онытылган иске орлыкларны нишләтергә? Әлбәттә, сыналган, яраклылык вакыты чыккан яратып үстерә торган сорт орлыкларны ташларга кул бармый. Мондый вакытта аларга бер шанс бирү дә комачау итмәс. Мәсәлән, помидор орлыклары 7 елга кадәр һәм хәтта артыграк та сакланырга мөмкин икән. Әлбәттә, барлык орлык та 100% тишелү турында сүз бармый монда. Кыскасы, әллә кайчангы орлыкларны ташлаганчы берничә төрле ысул «уятып» карарга була.

1 .Иң гади ысулларның берсе – аракыга салып тоту. Бер чәркә аракыга орлыкларны салып болгатасың һәм 15–20 минут тотасың. Аннары агып торган суда яхшылап чайкап, утыртырга да мөмкин. Мондый «стресс» йоклаган орлыкларны уятырга сәләтле.

2. 20 мл калий гуматын 250 мл су салып эретергә һәм орлыкларны 15–20 сәгатькә яки бер тәүлеккә әлеге катнашмага салып торасы. Мондый катнашмага салып тотканда гөл һәм куаклардан кисеп алган үсентеләр дә тизрәк тамыр җибәрә.

3. Үсүне тизләтә торган стимуляторлар да йоклаган иске орлыкларны уятырга сәләтле. Мәсәлән, «Эпин-Экстар» (100 мл суга 1–2 тамчы салып, 4–6 сәгать тотасы) һәм «Циркон» (10 мл суга 2 тамчы салып, 6–8 сәгать тотасы) кебек стимуляторлар да иске орлыкны «уятырга» мөмкин.

Кайберәүләр кайнар суга тиз генә салып алып та орлыкны уятып була дип саный. Тик болай эшләгәндә орлыкны пешерү куркынычы бар.

Кайчак орлыкның яраклылык вакыты чыкмаса да, тишелмәскә мөмкин. Бигрәк тә помидор, борыч, баклажан орлыклары. Ә бу орлык җитештерүчеләрнең үзенә күрә бер сере: алар орлыкны тирән йокыга махсус талдыралар. Орлык озаграк саклансын өчен шулай эшләнә икән.

Орлыклар тишелешен яхшырта торган халык ысуллары да бар. Моның өчен гадәттә бал, алоэ һәм көл кулланалар.  Берничә ысул тәкъдим итәбез.

Бал

200 мл суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм орлыкларны шунда5–6 сәгать тотарга. Аннары чайкарга һәм киптерергә кирәк.

Алоэ

Алоэның өч еллык аскы ботакларын кисеп алып, кара төстәге тукымага төрергә һәм пакетка салып бер атнага суыткычка куярга. Аннары аның согын сыгып, су белән 1:1 күләмдә болгатып, шунда орлыкларны 15–20 сәгать тотарга. Әлеге ысул кыяр, кабак, борыч өчен килешми, ә помидор өчен менә дигән.

Көл

1 л суда 2 аш кашыгы көлне болгатырга да 2 көн шуны төнәтеп тотарга. Аннары әлеге сыеклыкта марляны чылатып, орлыкларны шуңа төрергә һәм пакетка салып 4–7 сәгать тотарга.

Орлыкларны суда һәм препаратларда күпме тотарга?

Борчак, ногыт 5–10 сәгать.

Баклажан – 8–12 сәгать.

Кыяр, редис, торма, кәбестә, кабак, кавын, карбыз – 12–15 сәгать.

Томат, борыч – 12–18 сәгать.

Салат, чөгендер – 24 сәгать.

Кишер, сельдерей, орлыктан үсә торган «чернушка» суганы, петрушка, әнис, укроп, кориандр, кузгалак – 48 сәгать.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104776/

Бәйле