Төркиядәге җир тетрәүдән соң 212 сәгать узгач, хәрабәләр астыннан тагын бер исән хатын табылды

-- Лейла

Төркиядә коткаручылар җир тетрәүдән соң 212 сәгать үткәч, хәрабәләр астыннан өлкән яшьтәге хатынны чыгарганнар, дип яза РИА Новости җирле гаммәви мәгълүмат чараларына сылтама белән.

77 яшьлек Фатма Гюнгер Адыяман провинциясендәге җимерелгән бина астыннан чыгарылган. Ул хәрабәләр астында 212 сәгать булган. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

6 февральдә Төркиядә көчле җир тетрәү булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 35 меңнән артык кеше, шул исәптән россиялеләр фаҗига корбаны булды.

Россия Төркиягә беренчеләрдән ярдәм кулы сузды. Безнең коткаручылар иң катлаулы участокларда исән калганнарны эзләде. Хәзер эзләү-коткару операциясе тәмамлана.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле