Гөлүсә Шаһбан: “Кайнанам булу – минем хыял иде”

-- Лейла

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрләрдә кызы белән төшкән фото урнаштырган. Шунда кызын мактаган да, бераз шелтәләп тә алган.

– Кайчан үзең белеп эшли башларсың, эш кушканны көтмә! Белмим сезнең кайнаналарыгыз сезнең белән ни эшләп бетәр?! Әнисе эшкә өйрәтмәгән икән дип әйтерләр, кызым!

Бу сүзләрне үзебез дә ишетеп үстек, инде хәзер балаларга шуны тукыйбыз. Борчылма, әни, ярар! – ди ул үзе. Сүз юк уңган инде үзе… Дәшми, каршы сөйләми… Гадел. Әтисе белән бәхәс булганда да: “Әнииии!!! Әти дөрес бит инде!”дия торган гадәте дә бар!

Кызым! Бир әле әтиеңнең телефонын, дип сорагач: “Тотынма әтинең телефонына, башың авыртмас”, дигән сүзе әле дә колакта. Акыллы, сүз юк. Күңеле дә изге, җәлли белә, олыны олы, кечене кече итә белә анысына да сүз юк. Әтисенең акылы, сабырлыгы, пышынмаслыгы, үзкадере өстенлек итә бераз. Әнисенең энергетикасы, тиктормаслыгы, ял белми торганы аста кала…

Әниненең кайвакыт: “Ярар калганын кайнанаң өйрәтер!” дия торган сүзләре гел искә төшә. Кайнанам булмады минем. Ул минем хыял булып калды. Мине тормыш үзе өйрәтте. Иң мөһиме исән-сау булсыннар… Бәхетле булсыннар… Тормыш арбасына бик ныклап җигелмәсеннәр. Ул үзе дә бер җайга тәгәри. Тормыш үзе өйрәтә, еламаска да, егылмаска да, сөйләргә дә… Дәшми калырга да.. .ялкаулык та кайвакыт комачау итми. Иң мөһиме кулың эш белсен! – дип үз фикерләрен язган шагыйрә.

Бәйле