Яңа Шигалидә яшәгән Фәләховларның туганнары: “Әле дә ышана алмыйбыз”

Бүген иртәнге җиде тулып киткәч, Питрәч районының Яңа Шигали авылында гомер итүче Фәләховларның йортында ут чыга. Ялкын шулкадәр тиз үрмәли, санаулы минутлар эчендә йорттан берни калмый. Гаилә башлыгы Рамил һәм аның 13,8, 5 яшьлек кызларын коткара алмыйлар. Хатыны Алена 1 яшьлек улы белән йорттан чыга ала.

– Кечкенә улларының хәле яхшы. Аленаның умырткаларына зыян килгән. Аңа операция ясадылар. Ниләр булгандыр инде, берни әйтә алмыйм. Без шок хәлендә, – ди Аленаның туганы Павел.

Фәләховлар гаиләсенә акчалата ярдәм оештырылган. Аларга ярдәм итәргә теләүчеләр Аленаның абыйсы Полюбай Павел Александрович исемендәге Сбербанк һәм Тинкофф банкы картасларына акча күчерә ала. Карталар 8 917 285-62-97 номерына беркетелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104752/

Бәйле