“Коммунарка”ның баш табибы Олимпия чемпионы Роман Костомаровның хәле турында сөйләгән

-- Лейла

Фигуралы шуу остасы Роман Костомаровның бөерләре азмы-күпме эшли башлаган.

Мәскәүдәге “Коммунарка” клиникасының баш табибы Денис Проценко (спортчы шунда дәвалана) aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Костомаровның хәле берникадәр яхшыруы, ләкин кинәт кенә начараеп китәргә дә мөмкин булуы турында сөйләгән.

“Соңгы 48 сәгатьтә органнарындагы көйсезлекләр берникадәр җайга салына башлады. Бөер эшчәнлеге әкренләп торгызыла. Бөерләре сидек куу функциясен бөтенләй югалаткан иде. Үпкәсе, йөрәге эшчәнлегендә дә проблемалар булды”, – дигән баш табиб.

Табиблар спортчының хәле көннән-көн яхшырачагына өметләнә, ләкин бу хакта ышандырып әйтергә иртәрәк әле.

“Роман соңгы берничә тәүлектә мөстәкыйль сулый башлады. Ләкин хәлләр үзгәрергә дә мөмкин”, – дигән ул.

Фигуралы шуу остасын Мәскәүнең иң яхшы табиблары дәвалый. Романны хастаханәгә салганнан соң беренче биш тәүлек дәвамында медиклар һәр 12 сәгать саен консилиум үткәреп торган.
Исегезгә төшерәбез: фигуралы шуның бозда бию төре буенча Олимпия чемпионы 10 гыйнварда, үпкәсе ялкынсынып, реанимациягә эләккән. Берникадәр вакыттан соң, вак кан тамырлары эшчәнлегендә көйсезлекләр барлыкка килеп, организмында сепсис башланган. Гангрена башлану сәбәпле, 6 февральдә ике аяк табанын ампутацияләгәннәр. Соңыннан спортчының кул чукларын кисү турында да хәбәрләр чыкты. Ләкин бу кадәресе әле рәсми төстә расланмаган.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле