Төркиядә җир тетрәүдән соң 260 сәгать узгач хәрабәләр астыннан бер баланы коткарганнар

Коткаручылар Төркиянең Хатай провинциясендә 7,7 баллы җир тетрәүдән соң 260 сәгать узгач җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан 12 яшьлек баланы чыгарган.

“260нчы сәгать… Хатайдагы җимереклекләр астыннан исән бала чыгарылды”, – дип белдергән телеканал.
Исегезгә төшерәбез: Төркиядә 6 февраль төнендә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү (көче 7,7 баллга тигез) булган. Илдә табигать казасының аянычлы нәтиҗәләрен бетерү дәвам итә. 16 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәүдән 36 мең кешенең гомере өзелгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105218/

Бәйле