Үлән чәйләре сәламәтлеккә файдалы

Татар халык медицинасы үлән чәйләренең күп төрле сихәтен белә. Алар даруны алмаштырмый, ләкин организм өчен шәп дәва булып тора. Үлән чәйләре сәламәтлеккә файдалы, тәмле, хуш исле һәм арзанга төшә.

“Юкка гына әби-бабаларыбыз төрле үләннәр җыеп, алардан эчемлекләр ясамаган: киптерелгән үләннәр кешегә физик һәм психик халәтне яхшыртырга булыша. Бераз тынычлану, ял итеп алу өчен үлән чәе – иң шәп ысул! Шулай да аларны еш эчүдән тыелырга кирәк.

Канлы үлән. Бу үләнне гаймориттан, артриттан, ревматизмнан савыгу өчен эчәләр икән. Тик сак булырга кирәк! Ул кан басымын төшерә, ашказаны һәм эчәк юлларын ялкынсындыра. Канлы үлән чәен табиб киңәшеннән башка эчмәвең яхшырак.

Бөтнек. Үлән чәйләре арасында иң популяры. Бөтнекнең яфраклары хуш исле, алар антибактериаль, ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзенчәлекләренә ия. Ләкин бөтнек чәен еш эчү, киресенчә, сәламәтлеккә зарар китерергә мөмкин. Ул кан басымын төшерә, хатын-кызны балага уз­дырмый. Шулай ук әлеге үлән аппетитны ачканга күрә, фигурасын сакларга теләүчеләргә эчмәскә киңәш ителә.

Сары мәтрүшкә. Бу үләнне, гадәттә, салкын тигәч пешереп эчәләр. Тагын гастриттан, колиттан, сару кайнаудан файдасы бар, диләр. Ләкин көн саен эчәргә кирәкми, чөнки ул аллергия китереп чыгара, артериаль кан басымын күтәрә, ирлек гайрәтен киметә. Иң куркынычы — организмдагы файдалы химик элементларны һәм кушылмаларны юк итә. Ә бит алар арасында организм өчен мөһим катнашмалар да булырга мөмкин”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-02-14/l-n-ch-yl-re-s-lam-tlekk-faydaly-3142179

Бәйле