Җәвит Шакиров никах яңарткан, әллә…

Татар эстрадасының иң матур, тату парына ни булган?

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны Зөлфия белән төшкән матур фото куйган.

«Сөеп-сөелеп, мәхәббәт утында янып яшәргә язсын», — дип язган ул. «Никах яңарттык», дип тә өстәгән.

Әнә шул сүзләр күпләргә тынгы бирми дә инде.  

«Искесен, кирәкмәсә, безгә бирегез, зинһар өчен», – дип шаярткан Данир Сабиров.

«Җәвит абый, никах яңартырлык гөнаһларың бар идеме?», «Сез гел бергә бит. Никахны хыянәт иткән кеше генә яңарта», – дип аптыраучылар да бар.

«Җәвит елдан-ел яшәрә, Зөлфиякәй бирешә»; «Вакыт үзенекен ала, Зөлфия нык олы күренә», – дигән берсе. Монысы точно Зөлфиякәйдән көнләшүче булыр. 

Чөнки «матур гаилә», «пар килгәнсез», дип язучылар барыбер күбрәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-16/vit-shakirov-nikah-ya-artkan-ll-3144800

Бәйле