«Бар да яхшы кебек иде…»

Илсөя Бәдретдинова күңелсез хәлгә тарыган.

Илсөя Бәдретдинованың Татарстанда Яшел Үзәндәге концерты өзелгән.  Ул тамашачылар алдында гафу үтенергә һәм концертны башка көнгә күчерергә мәҗбүр булган.

«Кичә техник сәбәпләр аркасында Яшел Үзәндәге концертыбыз булмады. Иртәнге 9.00да килеп, аппаратураны куя башлаган идек. Бар да яхшы кебек иде. Концерт башланыр алдыннан барлык техника эштән чыкты.

Без беләбез барыгызның да борчылганын. Тик, аңлагыз, башка чарабыз юк. Безнең иң якын датабыз – 14 март. Бу – безнең бердәнбер буш көнебез. Чөнки калган шәһәрләрдә дә билетлар сатылып беткән. Әгәр мөмкинлегегез булса, 14 март көнне килә алабыз, дисәгез, шушы ук билетлар белән сезгә гөрләтеп концерт куярбыз. Әгәр дә килә алмыйсыз икән, акчаларыгызны кире кайтарырбыз. Зинһар өчен гафу итегез», – дигән Илсөя.

Халык алай тавыш чыгармаган, кул чабып озаткан. Алып килгән чәчәкләрен дә бүләк иткәннәр.

Соңыннан Илсөя бер генә тамашачының да билетын кире тапшырмавы хакында хәбәр иткән.

«Мин бик зур рәхмәтлемен сезгә. 20 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр мондый хәл. Аппаратура аркасында бит. Ә аппаратурасыз без концерт куя алмыйбыз, чөнки ул шоу программа булырга тиеш иде. 14 мартта килгәч, бөтен репертуарымны җырлап чыгам», – дип сүз биргән Илсөя.

Иң үкенечлесе – тамашачылар таралып 4 сәгать узу белән, бөтен аппаратура да эшли башлаган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-02-18/bar-da-yahshy-kebek-ide-3148268

Бәйле