Алты айлык бала стена һәм диван арасында кысылып үлгән

Томск өлкәсендә Колпашево шәһәрендә яшәүче хатын стена һәм диван арасында алты айлык улының гәүдәсен тапкан.

Хатын-кыз сүзләренә караганда, кич ул улы белән бергә йокларга яткан, әмма уянгач, аны үзе белән янәшә таба алмаган. Әнисе баланы йомшак диван белән стена арасында башын түбән игән килеш күргән. Ул шунда ук табибларны чакырткан. Алар баланың үлемен раслаган. Чыганак мәгълүматлары буенча, хатын-кызның тагын дүрт баласы бар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105438/

Бәйле