Айгөл Бәриева: «Тантана буе еладым»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның кызы Айлинә институтны кызыл дипломга тәмамлаган. Шатлыгы белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклашты.

«Мин бүген тантана буе еладым. Беренчедән, шатлыктан. Икенчедән, яныбызда Линар булмаганга, әмма мин беләм, ул барысын да күреп тора. Өченчедән, горурланам һәм барысы өчен дә Аллаһка рәхмәтлемен.

Кызым, тагын бер кат котлыйм сине! Бик тырыштың! Хатын-кыз башы белән шундый катлаулы институтны кызыл дипломга ничек бетерергә була? Бу һаман да минем өчен сер. Булдыра яшьләребез! Аллаһка шөкер! Инде хәзер сау-сәламәт булып, игелеген күреп, тормышта үз юлыңны, яраткан эшеңне табып, бик бәхетле булуыңны телим. Әмин», — дип язган Айгөл Бариева.

ТНВ

Бәйле