Айдар Хисмәтуллин: «Танк астында үзем сыярлык чокыр казып, шунда йоклаганнарымны әле дә онытмыйм»

Балтач егетләренең берсе гуманитар ярдәм илтеп кайтырга өлгерми, икенчесе юлга кузгала. Әнә шулай, аена икешәр мәртәбә барып, үз якташларын гына түгел, Татарстан егетләрен дә сөендерә алар.

Балтачта яшәүче Айдар Хисмәтуллин ай саен һәр егеткә туган яктан сәлам илтә, кирәк-ярак тапшыра. Өч бала үстерүче, 40 яшьлек Айдар үзе дә – Чечня сугышын кичкән кеше. Әнә шуңа да ул, хәрби операция башлануга, үзенә нәрсә җитмәгән, шуны җыярга тотынган да инде. Үзе шулай ди.

– Миңа повестка килмәде. Шуңа күрә егетләргә моннан ярдәм итәргә булдым, – ди Айдар. – Иң элек бергә хезмәт иткән егетләргә дару алыйк дип хәбәр җибәрдем. Ул үтенечем тиз таралды. Берәү дә читтә калмады.

Ул Чечняда БТР йөрткән. Яшерми, үлем белән еш күзгә-күз очрашкан. Танк астында үзе сыярлык чокыр казып, шунда йоклаганнарын әле дә оныта алмый. Тауларда йөргән чаклары төшләренә дә керә. Исән калмам дигән чакларында догалар коткарган. Айдар авыр чакта гел Аллаһы Тәгаләгә сыенган. «Сугыш шундый нәрсә. Денсезне дә дингә кертә», – ди ул. Шуңа да Айдарга Ватанны саклаучы егетләр бик якын.

– Алар китте, без калдык. Егетләрне ташламаска кирәк. Мин инде андагы һәр шәһәрне, сукмакны яттан беләм. Шуңа да үзем барырга тырышам. Үз эшем дә кала. Әмма егетләргә кирәгрәк икәнемне аңлыйм да, акчаны илләр тынычлангач эшләрмен әле, дим. Исәнлек кирәк, – ди Айдар.

Аны анда Балтач егетләре генә түгел, башкалар да, Айдар абый килә, дип көтәләр икән.

– Бер барганда телефоннар эшләмәде. Алып килгән күчтәнәчләрне хәрби машинага бушаттык та, эчкәрәк кердем. Егетләрне эзлим. Барам да барам. Берзаман берәүдән безнекеләрне сорыйм. Ул миңа: «Абый, сез «передовой»да бит инде. Егетләр артыгызда», – ди. Борылып килүемә, якташлар каршы чыккан. Аптырашканнар иде. Миндә курку юк шул. Үземне гомер иткән кешегә саныйм. Гаиләм бар, өч балам үсә. Әнием дә, хатыным да бик борчыла инде. Төннәрен йокламыйлар. Мине гафу итсеннәр, әмма мин өйдә утыра алмыйм. Егетләр көтеп тора бит, – ди Айдар.

Һәр егетнең исем-фамилиясен белә ул.  Егетләр янына килеп керүгә, «Балтачлылар, чыгыгыз», – дип кычкыралар икән.

– Мин анда үзебездән ничә солдат икәнне беләм. Килдем, әйбер таратам. Окопларына кадәр кертәм. Күпме кычкырсам да, Арбордан Раушан дигән егет безнең янга чыкмый гына бит! Телефон номерын табып, моңа шалтыратам. Шунда бу: «И, Айдар абый. Минем әти дә, әни дә юк. Миңа кем әйбер җибәрсен…» –  ди. Күңел тулды. Әмма күрсәтмәдем. «Егет, син – Балтачныкы. Моннан соң без килүгә чык», – дидем. Күчтәнәчне җитәрлек алып барабыз. Башка район егетләрен дә калдырмыйбыз. Казан, Әлмәт шәһәрләреннән дә, тапшыр әле дип, посылка алып киләләр, – ди ул.

Айдар Нияз исемле егет янына әтисе Назих абыйны да алып барган. Дөресрәге, әтисе улына дип өйдәге «Газель»ләрен илткән. Очрашу мизгелләре бигрәк күңелгә тиярлек булган. Ата улын кочаклап туя алмаган. Шунда Нияз әтисенә үзенә хат язган Миләүшәне күреп, сәлам әйтергә кушкан. Миләүшә Хәйруллина башлангыч сыйныфта укый икән. Алар солдатларга хат язган булганнар. Нияз абыйсы Миләүшәнең хатын йөрәк янындагы кесәсендә йөртә. Җиңеп кайтуга, иң беренче эш итеп Миләүшәне күрәчәкмен, ди. Назыйх абый исә, кызчыкны күреп, кысып кочаклап, улына язган хаты өчен рәхмәтен әйтеп, шоколад та биргән.

– Бердәм булу көч бирә. Без беренче көннән егетләргә ярдәм итәбез. Шулкадәр дус район икәнне аңладым. Егетләр исән-сау кайткач, Балтачның бер башыннан икенче башына кадәр өстәл корып, бәйрәм итәчәкбез. Сине түргә утыртабыз, диләр. Бирсен, Ходай! Аларның һәрберсен өйдә зарыгып көтүче бар, – ди Айдар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105562/

Бәйле