Россия халкының характеры нинди?

Россия — ачык ил һәм шул ук вакытта үзенчәлекле цивилизация. Аны ата-бабаларыбыз безгә тапшырды, ә без саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үз традицияләребез һәм кыйммәтләребезгә таяначакбыз, диде Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламаны игълан итеп.

«Без дус була, сүздә тора беләбез, авыр хәлдә беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырмаячакбыз һәм ярдәм итәчәкбез. Пандемия чорында төрле илләргә, шул исәптән Италиягә һәм башка Европа илләренә ярдәм иттек. Бу — Россия халкының холкы, — диде Владимир Путин. — Бүген дә Россия Төркиядә һәм Сүриядә авыр җир тетрәүләрдән зыян күргән кешеләрне коткарырга ярдәм итте”.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105601/

Бәйле