Танылган артист вафат булган

Советлар Союзы, Россия театр һәм кино артисты, РСФСРның атказанган артисты, озак еллар буе “Ленком” театрында эшләгән Борис Чунаев 85нче яшендә вафат булган. Бу хакта “Ленком Марка Захарова” театрыннан хәбәр ителгән.

“Бүген авыр хәбәр килеп иреште. РСФСРның атказанган артисты, театрыбызның әйдәп баручы артисты, Марк Захаровның легендар спектакльләрендә һәм күп кенә башка спектакльләрдә уйнаган талантлы шәхес Борис Николаевич Чунаев 85нче яшендә вафат булган”, – диелә театрның сайтында.

Актер “Юнона и Авось”, “Пролетая над гнездом кукушки” кебек мәшһүр спектакльләрдәге рольләре белән танылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105779/

Бәйле