Узган атнада, 13 февральдән 19 февральгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 352 бала — 183 малай һәм 169 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 172 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 910 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4970 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Кәрим, Әмирхан, Нариман, Савелий, Әминә, Ева, Диана һәм Кира булган, ә иң сирәк исемнәр – Батыр, Сәйдәш, Мостафа, Рамиллия, Леона, Элия.