Яшел Үзәндә контрактчы Максим Домрачев белән хушлаштылар

-- Лейла

Яшел Үзәндә пулеметчы, кече сержант Максим Домрачевны соңгы юлга озаттылар. Контракт буенча хезмәт иткән 43 яшьлек ирнең гомере махсус хәрби операциядә өзелгән. Ул, һәлак булганнан соң, Батырлык Орденына лаек дип табыла.

Орденны Максим Домрачевның гаиләсенә тапшыралар. Дуслары, туганнары — «ярдәмчел, хезмәт сөючән, йомшак күңелле иде» — диләр аның турында.

ТНВ

Бәйле