Заворотнюк дәваханәдән чыккан

Актрисаны ире — фигуралы шуу остасы Петр Чернышев килеп алган.  

Менә дүрт елга якын «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызы коточкыч авыру — баш мие шеше белән көрәшә.
Узган елның сентябреннән Анастасия Заворотнюк илебез башкаласының үзәгендәге шәхси клиникада дәваланды, ә кичә аның дәваханәдән чыгарылуы билгеле булды.

Кызганычка каршы, табиблар Анастасиянең хәле турында тулы мәгълүмат бирми. Ләкин башкала клиникасында терапия яхшы нәтиҗәләр биргән кебек: анда табиблар яман шеш авыруларын дәвалау өчен патентланган ысул куллана. Бу технология ярдәмендә онкология белән авыручыларның гомер озынлыгын ике тапкыр арттырырга мөмкин дип санала. Шул ук вакытта, онколог Игорь Долгополов сүзләренчә, глиобластома белән авыручы өлкәннәрнең уртача гомер озынлыгы диагноз куйганнан соң 1,5–2 ел тәшкил итә.

Актрисаны тулысынча савыктыруга кечкенә булса да өмет бар. Барысы да яман шешнең кайда булуына һәм аны тискәре нәтиҗәләрсез бетереп булу мөмкинлегенә бәйле.

“Әгәр пациент шешнең микроскопик калдыкларын юк итү өчен радиация терапиясен уңышлы үткәрә алса, тулысынча савыга ала», — ди табиб. Анастасия бу коточкыч авыруны җиңүчеләрнең берсе булыр дип ышанабыз. Аның тизрәк савыгуын телибез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-02-22/zavorotnyuk-d-vahan-d-n-chykkan-3154366

Бәйле