Яман чирне җиңгән Алия: «Мине кызганмасыннар»

-- Лейла

«Көчле булырга! Ничек тә яшәргә кирәк. Өйдә ике кечкенә улым бар бит!» Кулына куркыныч авыру турында язу тоттыргач, 33 яшьлек Алиянең уе әнә шул була. 2021 елда табиблар анда яман шеш табалар.

– Моннан ике ел элек бар дөньяның асты-өскә килде, – дип сөйли 33 яшьлек Алия Әсхәдуллина. – Декрет ялына кадәр балалар бакчасында эшләгән идем. Ялдан соң төзелеш фирмасына эшкә чыгарга булдым. Тик анда бары 3 ай тирәсе генә эшләп калдым. 2021 елның май аенда авырып киттем. Ул көнне әле дә хәтерлим. Йокыдан торгач, юынып аласы иттем. Душка кердем. Култык астында шеш барлыгын сиздем. Кечкенә түгел иде ул! Моңа кадәр ничек сизми йөргәнмен!

Алияне карый башлагач, УЗИ ясаучы табибның да йөзе үзгәреп китә. Куркытмаска тырышса да, онкологка юллама бирүеннән күп нәрсә аңлашыла инде. Алия машинасына чыга да үксеп-үксеп озак итеп елый. Шушы елавы беренче һәм соңгысы була да инде. Башка ул яшь түкми.

– Эшне озакка сузмадым. Икенче көнне иртәнге алтыда ук без онколог ишеге төбендә идек инде. Табиб тагын анализлар бирергә кушып җибәрде. Атнадан артык биопсия анализын көттем. Шул вакытта инде мин үземне нәрсә көткәнен бераз чамалый башлаган идем. Әмма, ни генә булса да, җиңеп чыгарга вәгъдә бирдем. Үзем дә кызганмыйм, башкалар да кызганмасын. Әле бит минем ике улымны өйләндерәсем дә бар, – ди Алия. – Дөрес, сөйләгәндә генә шулай гади тоела ул. Мин өметләнеп килгән табибым исә күп сүзле булып чыкмады: «Хастаханәгә ятасыз, анда аңлатырлар, әлегә минем эш сәгатем бетте».

Берәү булса, мин беттем, дияр иде. Алия алай эшләми. Ул көчле булырга тырыша. Өйдәге 4 һәм 6 яшьлек сабыйларын уйлап, үзендә яшәр көч эзли. Шешне алдырып ташлаганнан соң да, әле тагын көрәшергә туры киләсен белә.

– Бер дигән табибка туры килдем. Альберт Гимранов белән сөйләшүдән соң мин бөтенләй тынычландым. Ышанычлы кулларда икәнемне аңладым. Операциядән соң өйгә кайтканда, биопсиянең тулы нәтиҗәсе килде. Яман шешнең икенче генә стадиясе булса да, миндә метастазалар киткән икән. Табиб 8 химия курсы һәм 25 нурланыш кирәген әйтте, – ди Алия. – Мин барысына да риза! Терелим генә! Менә беренче химияне алу көне дә җитте. Җиңел түгел. Әмма түзәргә кирәк! Чәчләр коела башлады. Химия арты химия. Чәчне кырдырырга кирәк икәнен аңладым. Миңа кыен икәнне кечкенә улым да аңлады. Синең кебек булам дип, ул да чәчен алуны сорады. Ялгыз түгеллегемә тагын бер кат инандым. Гаиләм, туганнарым, дусларым, күршеләрем бар. Авыр чакта кемнең кем икәнен яхшы аңлыйсың икән.

Никадәр көчле булырга тырышса да, Алиянең химия терапиясе алган вакытларда төшенкелеккә бирелгән, мин башка булдыра алмыйм, дип әйткән чаклары да була. Әмма үз-үзен тиз кулга ала. Тормышның якасына ныклап ябыша. Яшисе килә бит! Дәваланып беткәндә инде ул бөтенләй башка кешегә әйләнә. Ашауны үзгәртә, бассейнга йөри башлый. Нурланыш терапиясе узганда эшкә чыга.

– Эштәге җитәкчемә дә рәхмәт. Ул да миңа яшәр көч бирде, – ди Алия. – Эшкә чыкканда башыма ни кияргә дип аптырап тормадым. Ул чакта яңа чәчләрнең үсеп кенә килгән чагы. Парик та кимәдем, башлык та. Ничек бар, шул килеш эшкә килдем. Шунысы кызык: 31 яшемә кадәр чәчләрем туры булса, дәваланганнан соң миңа бөдрә чәчләр үсте. Химия ясаттыңмы әллә, диләр. Шаяртып, ясаттым, дим. Әмма башка төрлене, – ди Алия. – Бүген мин үземне яхшы хис итәм. Табибларым, тормышны яратуым, көчле булуым чирне җиңәргә ярдәм итте. Бу хәлләр белән очрашкач, күпне аңладым. Минем дә башка үзем кебек хатын-кызларга ярдәм итәсем килде. Синдә – яман авыру, дип әйтү җиңел ул, кабул итү кыен. Шуларны уйладым да, алар өчен берәр проект уйлап табасым килде.

Шуңа да ул башкаларны да сөендерергә, аларга үзгәрергә ярдәм итәргә була. Эзләнә торгач, интернетта мояфототерапия.рф проектына тап була. Проект хуҗалары белән киңәшеп, Татарстанда да мондый эш башлыйсы килү теләген әйтә. Риза булган авыруларны да таба. Хәйриячеләр ярдәме белән Казанда да фотосессия ясыйлар. Фотога төшүчеләр арасында 5–10 ел дәвамында чир белән көрәшүчеләр, шушы авыруны кабул итеп яшәүчеләр була. Аларның фотоларыннан күргәзмә туплап, башкаларга күрсәтәләр.

– Мин бөтенләй башка кеше хәзер. Тормышка карашым үзгәрде. Үзеңне, тормышны яратырга кирәк! Вак-төяк мәшәкатьләр өчен борчылмаска киңәш итәм. Мин үз гаиләмнең кадерле булганын аңладым, – ди Алия. – Барысы да үзеңнән тора. Сәламәтлеккә битараф булмаска, вакытында табибка күренергә кирәк. Яман чир дәваланмый, димәгез! Аны да җиңеп була. Минем кебек!

Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»

Бәйле