Тәрәзә төбендә кыяр үстерүче Роза ханым: «Март башында үз кыярыңны өзеп ашау бик күңелле»

Ел саен тәрәзә төбендә кыяр үстерәм. Төрле сортларны сынап караганым бар. Берничә ел озын булып үсә торган кытай кыярларын сынадым. «Гудвин», «Шанхайский молодец» кебек сортларның кыярлары озын булып үсә, бу сортлар яктылык җитешмәүгә талымсыз, үзлегеннән серкәләнә. Шуңа курыкмыйча чәчә, үстерә аласыз. Әмма бер кимчелеге – бер кыярын үстереп бетермичә, яңаларының үсеше тоткарланып тора. Ә кыярлары шактый озын, 40 сантиметрдан арта. Быел Яңа ел каникулында 3 төп кенә гадәти партенокарпик гибрид чәчтем. «Вкус детства» сортын беренче тапкыр сынавым, яхшы үсәләр.

Кыярның чүлмәге зур булырга тиеш, бер төпкә кимендә 5 литрлы чүлмәк кирәк. Туфрак: 5 өлеш кара туфракка 1 өлеш Биогумус һәм 1әр стакан перлит һәм көл кушып ясалган. Кыяр яктылык ярата, шуңа аңа ул җитәрлек булырга тиеш. Фитолампа белән яктыртмыйча булмый, югыйсә үсенте үсә алмый, егылачак. Әле хәзер дә тәрәзә төбендә табигый кояш нурлары җитми. Кояш булмаган көннәрдә 12 сәгатькә (иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр) фитолампа куям. Кыярга дымлы һава кирәк, көн саен пульверизатордан су бөрким, бу пәрәвез талпаны булмасын өчен дә кирәк.

Тәрәзә төбендә зур уңыш алырга өметләнмәгез. Шулай да март башында үз кыярыңны өзеп ашау бик күңелле.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105802/

Бәйле