Россиядә 6.1 магнитудалы җир тетрәү булган

Камчатка яр буйларында җир тетрәү булган. Аның магнитудасын 6,1 дип бәяләделәр.

Агентлык мәгълүматлары буенча, җир тетрәү Петропавловск-Камчатскийдан 170 чакрым ераклыкта теркәлгән. Хәзерге вакытта билгеле булганча, тетрәүнең үзәге Камчатканың көньяк-көнбатыш яр буйларында булган (65 километр тирәнлектә).

Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105895/

Бәйле