Россиялеләргә карталарыннан акчаларын алырга киңәш иттеләр

Россиялеләргә UnionPay карталарында сакланган акчаларын алырга киңәш иттеләр. Счетларны АКШның яңа санкцияләре кертелүгә бәйле рәвештә ябырга мөмкиннәр. Үз клиентларына кисәтү белән «Приморье» банкы чыкты: алар социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатен бастырды. Кредит оешмасында UnionPay картасы чит илдә блокланган булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр.

«Әгәр сез чит илдә булсагыз яки чит илгә җыенсагыз, сезгә якын арада акчаларыгызны алырга киңәш итәбез», — дип аңлаттылар банкта.

Россиядә UnionPay элеккечә үк эшләячәк. «Приморье» банкыннан тыш, шундый ук рекомендацияләр белән «Санкт-Петербург» финанс оешмасында да чыгыш ясадылар.

UnionPay — Кытай инициативасы буенча булдырылган түләү системасы. Ул халыкара. 2002 елда ачылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105893/

Бәйле