Казанда ир-ат пистолеттан балаларга атыш оештырган

Казанда ир-ат чит ил машинасында Губкин урамындагы йортларның берсе ишегалдына керә. Ул машинадан чыга һәм подъезд янында торган балаларга нәрсәдер кычкыра башлый. Аннары ул травматик пистолетын алып малайларга ата башлый. Булган хәлләрне домофон камерасы яздырган.

Ир-ат аек булмаган. Шулай ук пистолетта патроннар булмаган. Ул эшнең нәрсәдә икәнен аңларга тырышканда, балалар качып өлгергән.

Урынга полиция килгән. Балаларның берсе дә зыян күрмәгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/105973/

Бәйле